Бүген, 10 сентябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы һәм тизлеге 15 метр секундка җиткән җил булуы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк.
Төнлә температура 7дән 12 градуска кадәр, көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез