Татарстанда буран көтелә

Бүген, 9 декабрьдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез 3-8 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре