Татарстанда быел юл эшләренә 79,2 миллиард сум акча тотылачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
“Бу барлык чыганаклардан тотылачак акча күләме”, – диде ул. Шунысын да искәртик: моңа кадәр 2025 елга юл эшләре планы 39,1 миллиард сум тирәсендә, ягъни икеләтә кимрәк фаразланган иде.
Аерым алганда, быел “Тормыш өчен инфраструктураа” илкүләм проекты кысасында юлларны төзекләндерергә, автомобиль юлларын һәм корылмаларны капиталь ремонтларга, яңаларын төзергә һәм реконструкцияләргә, муниципаль берәмлекләрдә урам-юл челтәрен рәткә китерергә җыеналар.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, 2023 елда республикада юл эшләренә – 240 миллиард сум, 2024 елда – 200 миллиард сумнан күбрәк акча тотылган. “Былтыр Татарстанда төп инфраструктура объектлары – Алексеевск – Әлмәт юлы, Чулман елгасы аша күпере булган Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы, Вознесение трактының икенче өлеше кулланышка тапшырылды”, – диде министр.
Юл төзелеше күрсәткече һәм гамәлдәге инфраструктураның сыйфаты буенча Татарстан ил күләмендә әйдәп баручылар арасына керә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы эш нәтиҗәсендә республикада автомобиль юлларының гомуми озынлыгы, 1,4 мең чакрым федераль трассаларны, 13,7 мең чакрым төбәк һәм 25,7 мең чакрым муниципаль юлларны да кертеп, 40,9 мең чакрымга кадәр артты. Шәһәр агломерацияләрендә тиешле нормативка туры килә торган юллар 80 проценттан 86 процентка кадәр җитте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез