Татарстанда чирләүче 10 кешенең 6сы грипп белән авырый

10-16 март аралыгында республикада грипп һәм ОРВИ йоктыручылар саны берникадәр азаеп, эпидемия чигеннән 12,5 процентка кимрәк булып кала. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Республикада чирләүче ун кешенең алтысы грипп белән авырый: тестлар нәтиҗәләре буенча грипп вируслары өлеше 63,5 процент тәшкил иткән. Башка вируслар арасында сезонлы суык тидерүләр китереп чыгаручы риновируслар һәм РС-вируслар өстенлек итә.
Эпидемия сезоны башланганнан бирле 87 мәктәпнең 191 сыйныфында укулар өлешчә туктатылган, ә Балык Бистәсенең 2нче мәктәбе тулысынча ябылган. Мәгариф оешмаларындагы фильтрлар ярдәмендә ОРВИ билгеләре булган 36 713 укучы һәм 1 553 педагог вакытында изоляцияләнгән.
Белгечләр грипп һәм ОРВИны профилактикалау кагыйдәләре турында искә төшерә. Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, тән температурасы күтәрелү, ютәл, хәлсезлек кебек авыруның беренче билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре