14 июльдә, күренекле дәүләт әһеле, бөек рус шагыйре, мәшһүр якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 282 ел тулу уңаеннан, Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узган.
Бәйрәм Казанның Лядской бакчасында Державин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланган. Тантаналы чарада юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, зыялылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Державинның туган көнен билгеләп үтүгә багышланган чаралар аерым бер ихтирам-хөрмәт белән оештырыла. “Гавриил Романович бай мәдәни мирас калдыру гына түгел, бәлки үзенең үрнәгендә җәмгыять һәм дәүләткә лаеклы төстә хезмәт итүнең мөһимлеген дә күрсәткән”, – дип өстәгән министр.
Ахырда Гавриил Державинның туып-үскән җирендә – Лаешта рус әдәбияты өлкәсендә Державин исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү булган. Анда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов: “Державинның хокук һәм законлылык мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тотуы аеруча мөһим һәм әһәмиятле. Аның юстиция министры вазыйфасындагы эшчәнлеге барча кешенең закон алдындагы тигезлеген раслауга, коррупциягә каршы көрәшүгә һәм гадел халыкның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән. Бу принциплар республикабызның бүгенге юстиция системасы нигезен тәшкил итә”, – дип искәрткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез