Газетага язылу

Татарстанда дизель ягулыгының бәясе артты

16–22 декабрь чорында Татарстанның автозаправка станцияләрендә дизель ягулыгының бәясе артты. Росстат мәгълүматларына караганда, бер литрның уртача бәясе 71,46 сумнан 72,16 сумга кадәр күтәрелде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бензин белән вәзгыять башкача: монда бәяләрнең тирбәлеше минималь булды. АИ-92 маркалы бензин 5 тиенгә арзанайды һәм литры 59,61 сум тәшкил итте. Ә менә АИ-95 бензины, киресенчә, бераз кыйммәтләнде: уртача бәя 63,34 сумнан 63,39 сумга кадәр үсте. Премиаль ягулык (АИ-98 һәм аннан югары маркалар) 4 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 86,61 сумга җитте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре