Татарстанда БПЛА бүлекчәләренә контракт буенча хәрби хезмәткә алуны август ахырына кадәр озайттылар.
Ерактан һәм якыннан хәрәкәткә китерелә торган, коптер тибындагы БПЛА һәм FPV-дроннар белән идарә итү бүлекләренә ир-егетләр җыялар. Яңа алынучылар «Ланцет», «Орлан», «Элерон», «Герань» дроннары һәм башка заманча пилотсыз очкычлар белән эшләячәк.
Татарстанда контракт төзүчеләр өчен уникаль мөмкинлекләр барлыкка килде. Түләүләр сизелерлек артты – частька күчергәндә шунда ук 3,1 млн сум алырга мөмкин. Шулай ук уникаль мөмкинлек – профессиональ «дрончы» булу.
«Дрончы" булырга теләүчеләрне башта өйрәтәчәкләр, моның өчен уку төркемнәре формалаштырылган.
"Аппаратларда идарә принцибы аерыла. Мәсәлән, FPV-дроннар белән эшләгәндә вестибуляр аппарат тоташтырыла – алар белән виртуаль чынбарлык күзлегендә идарә итәргә кирәк», – ди Казанда беренче разряд контракты буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов.
Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнергә һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрне август ахырына кадәр көтәләр, чөнки анда кабул ителүчеләрнең саны чикләнгән – 50 кешедән артык түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез