Хәзер вейп тарту яшьләр арасында модалы күренешкә әйләнгән. Ни гаҗәп: аңа кызлар күбрәк тартыла. Республика наркодиспансерының баш табибы урынбасары, балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий әйтүенчә, наркология диспансерына әти-әниләре белән бергә килүче ике малайга өч кыз туры килә.
Белгеч сүзләренә караганда, табиблар никотиннан агуланучылар арасында да кызларның күбрәк булуын искәртә. Мондый күңелсезлекләр даими рәвештә булып тора. Криницкий фикеренчә, модалы булса да, бик аянычлы хәлләргә китерердәй хәтәр мавыгу бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез