Газетага язылу

Татарстанда энергетик саткан өчен штраф гамәлгә керәчәк

Татарстанда алкогольсез, тонусны арттыручы, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләячәкләр. Закон бозучыларга штраф каралган. Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында депутатлар Татарстан административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертүне хуплады.

Шул ук утырышта кабул ителгән закон проекты нигезендә, мәгариф һәм медицина объектларында, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында мондый эчемлекләрне сату тыелачак.  Моннан тыш, аларны халык күпләп җыела торган урыннарда сатуны да чикләячәкләр. Закон бозучыларга административ штраф каралган. Физик затларга ул – 3-5 мең сум, урындагы затларга – 30-50 мең сум, юридик затларга – 100-150 мең сум тәшкил итәчәк.

Закон 2026 елның 1 сентябреннән үк көченә керәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре