Закон проекты, аерым алганда, мәгариф һәм медицина объектларында, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында мондый эчемлекләрне сатуны тыюны күз уңында тота. Моннан тыш, аларны халык күпләп җыела торган урыннарда сатуны да чикләячәкләр.
«Без эшкуарларның хокукларын чикләмибез, ә сатуга бәйле үзгәрешләр кертәбез», – диде бу уңайдан депутат Артур Абдулҗанов.
Аның әйтүенчә, энергетикларның балалар организмына гына түгел, өлкәннәр организмына да зыяны турында төрле чыганакларда күп әйтелә. «Әмма бу халыкны аларны бөтен җирдә кулланудан туктатмый», – диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә әлеге продуктны балигъ булмаганнарга сату тыелган. Шул ук вакытта соңгы биш елда ваклап сатуда энергетик эчемлекләр сату 40 процентка арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез