Газетага язылу

Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Пәнҗешәмбе көнне, 20 мартта, Татарстанда урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Иртән республика юлларында бозлавык булуы ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразында.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез максималь температура 0 дән +4 градуска кадәр булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре