Татарстанда эшкуарлар саны 99 меңгә арткан

Республикада бер ел эчендә кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгуль булучылар саны 99 мең кешегә арткан.

Агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләренә караганда, республикада шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләрне дә кертеп, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны 896,2 мең кеше тәшкил иткән. Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 12,4 процентка күбрәк.

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында. Бүген республикада тулаем төбәк продуктының дүрттән бер өлеше кече һәм урта бизнеска туры килә. Сүз төбәк икътисадында мәшгуль булучыларның 44 проценты турында бара.

Кече һәм урта эшкуарлык үсешенә комплекслы федераль һәм республика чаралары ярдәм итә. Алар шул исәптән, “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проекты кысасында да тормышка ашырыла һәм сәнәгатьне үстерүгә, яңа инвестиция проектларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Былтыр республикада эшкуарлыкка күрсәтелгән ярдәм күләме 87 миллиард сумнан артып киткән.

Татарстанда бизнес өчен ташламалы программаларны тормышка ашыру быел да дәвам итә. Республика эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен ярдәмнең финанс һәм финанс булмаган чаралары гамәлдә. Аларны МСП.РФ цифрлы платформасында һәм “Мой экспорт” платформасында алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре