Чәршәмбе – 29 июльдә көндез көньяк-көнбатыш районнарда яшенле яңгырлар, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил булырга, боз яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +25...+30, төнлә +14...+19 градус тәшкил итәчәк. Пәнҗешәмбе – 30 июльдә урыны белән көчле яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Салкынайта: көндез һава температурасы +19...+24 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә элеккечә үк: +14...+19 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 31 июльдә һәм шимбә – 1 августта тотрыксыз һава торышы көтелә. 31 июльдә көндез +19...+24, 1 августта +22...+27 градус.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез