Татарстанда физик затларның кеременә салым 38 процентка күбрәк җыелган

Бу елның алты аенда Татарстанның берләшкән бюджетына физик затларның кеременә салым күләме 38 процентка артып, 73,4 миллиард сумга җиткән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган узган финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Үсеш, иң беренче чиратта, республикада хезмәт хаклары артуына бәйле. Бу елның алты аенда физик затларның кеременә салым 20,2 миллиард сумга күбрәк җыелса, шуның яртысы диярлек нәкъ менә яңача түләнгән хезмәт хакларына туры килгән.

Шул ук вакытта, республикада хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән дә азрак хезмәт хакы түләүче оешмалар саны арткан. Бүген шундый 800ләп оешма бар. Аларның саны барыннан да бигрәк Теләче, Мамадыш һәм Лениногорск районнарында арткан, диделәр киңәшмәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре