Узган елның шушы ук чорында әлеге күрсәткеч 48,4 процент тәшкил иткән булган. “Татар-информ”, “Яндекс Недвижимость” тикшеренүе мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. Шул рәвешле кыйммәтле ипотека буенча торак салып алырга ниятләүчеләр өлеше бер ел эчендә 20,7 процентка арткан.
Базар ипотекасын күздә тотучыларның уртача 10 миллион сумлык торак сатып алуны караулары ачыкланган. Биредә сүз ипотека кредиты күләме турында түгел, ә фатир бәясе турында бара.
Тулаем Россия буенча да шундый ук хәл күзәтелә. Октябрьдә базар ипотекасы буенча яңа төзелешләрдән торак эзләүчеләрнең өлеше 69,6 процентка (узган елның шушы ук чорында – 49,4%) җиткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез