Газетага язылу

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 11%ка югарырак

Татарстан Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, 2025 елның 15-21 декабрь көннәрендә 25 640 авыру очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик чиктән шактый югары.

Арада А(H3N2) грипп вирусы өстенлек итә. Ул теркәлгән авыру очракларының 81,5%ында ачыкланган. Бу инфекциянең таралуның төп чыганагы нәкъ менә әлеге штамм булуын аңлата.

COVID-19 йоктыру очраклары саны тотрыклы кала һәм шушы аралыкта барлыгы 283 яңа авыру булган. Бу күрсәткеч алдагы атнадан аерылмый диярлек һәм 2024 елның шушы чоры күрсәткечләреннән 47,8%ка кимрәк, дип хәбәр итә «Реальное время».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре