Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кими бара. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
– Бер атна эчендә республикада грипп һәм ОРВИ йоктыручылар саны 9 процентка кимеде. Авыручылар бишенче атна рәттән кими бара, – дип ачыклык кертте ул.
Республикада коронавирус белән авыручылар да азайган. Бу атнада республикада 28 кеше ковид йоктырган. Бу узган атна белән чагыштырганда 12,5 процентка азрак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез