Газетага язылу

Татарстанда һәр баланың 1-2 хроник авыруы бар

Татарстанда һәр баланың уртача 1-2 хроник авыруы бар. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Татарстанда һәр баланың уртача 1-2 хроник авыруы бар. Иң күбе сулыш, ашкайнату һәм күз органнары авыруларына туры килә», – диде ул.

 Шул ук вакытта, республикада елдан-ел балалар үлеме күрсәткечләре кими. «Өлкәнрәк яшьтәге балаларның үлеменә китергән сәбәпләр арасында йогышлы авырулар, ашкайнату органнары, сулыш органнары, эндокрин система авырулары өлеше кимеде», – диде Альмир Абашев. Ул моңа, шул исәптән, хроник авырулы балаларны вакытында диспансер күзәтүе үткәрү, профилактика чаралары хисабында ирешелде, дигән фикердә. «Быел профилактик тикшерүләр вакытында балаларда 200 меңгә якын авыру ачыкланды», – диде Альмир Абашев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре