20 декабрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда һава шартлары начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урыны белән кар яварга, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җилнең вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез