Татарстан инде менә берничә көн дәвамында антициклон йогынтысында булып килде. Шуңа күрә республикада явым-төшем күзәтелмәде. Тәүлеклек уртача температура нормадан 2-4 градуска артыграк булган. Термометрның терекөмеш баганасы көндез +1...+5 градустан өскәрәк күтәрелгән.
Бүген исә республика – циклон йогынтысында. Юеш кар, секундына 16 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы -1...+5 градус тәшкил иткән. Иртәгә – 21 мартта республикада явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2...+7 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2...-7 градуска кадәр төшәчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 22 мартта төбәккә төньяктан чираттагы циклон үтеп керәчәк. Юеш кар көтелә. Көндез һава температурасы 0...+4 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...-4 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе – 23 мартта явым-төшем көтелми. Көндез +2...+7, төнге сәгатьләрдә -5...-10 градус булачак.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 24-25 мартта Татарстан антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +4...+9 градус, төнлә 0...-5 градус тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез