Бүген Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәрендә әйтелгән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көнбатыштан секундына 9 метр, яшен вакытында урыны белән 17 метрга кадәр тизлектә җил. Термометрның терекөмеш баганасы көндез +24...+29 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез