Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикага арктик һава агымы якынлаша. Шуның аркасында атна ахырына һава торышы -10 градуска кадәр төшүе ихтимал.
Соңгы көннәрдә Татарстанда уртача температура нормадан 10-11 градуска югарырак булды. 20 мартта исә һава торышы көнчыгышка таба китә торган циклон йогынтысында формалашачак. Яңгыр һәм юеш кар көтелә. Төнлә -2...3 градус, көндез – 3...8 градус булыр дип фаразлана. Атна ахырына арктик циклон киләчәк. Төнлә һава торышы -5...-10 градуска кадәр төшәчәк, көндез дә салкынча булачак. Урыны белән кар ява дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез