Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм кырау төшүе көтелә. Республикада төнлә минималь температура -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының бозылуы көтелә.
«5 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез