Газетага язылу

Татарстанда һава торышы үзгәрә

Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу хакта Республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аз болытлы. Күпчелек урыннарда явым-төшемсез булачак», - диелә синоптиклар хәбәрендә.

Шулай ук төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил булуы ихтимал, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 1-6 градустан түбәнрәк билгеләрдә торачак. Көндез +0-...+5 градуска кадәр җылытачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы Татарстан

Көн хәбәре