Газетага язылу

Татарстанда һава торышында үзгәрешләр көтелә

Бүген, 25 мартта, Татарстанда һава шартларының начараюы һәм температураның түбәнәюе көтелә.

 Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.
Тизлеге  секундына 2-7 метрга кадәр булган җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. 

Төнлә 0, -5, ә аязганда -8 градус салкын,  көндез 4-9 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре