Белгечләр сак булырга, реклама такталары тирәсендә ышыкланмаска киңәш итә.
Татарстанда 16 апрельдән һава шартларының бозылуы көтелә. Җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көчле җил аеруча урамда йөрүчеләргә хәвеф-хәтәр белән янарга мөмкин. Казанда җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Белгечләр сак булырга, реклама такталары, агачлар, юл билгеләре һәм электр чыбыклары тирәсендә ышыкланмаска киңәш итә, чөнки аларның хәвеф-хәтәр китереп чыгаруы бар.
Моннан тыш балалар һәм өлкәннәргә шулай ук ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы булырга кирәк. Ашыгыч хезмәтләр теләсә кайсы гадәттән тыш хәлләргә әзер, шуңа күрә, кирәк булган очракта, 112 телефоны аша мөрәҗәгать итү сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез