Иртәгә – 8 апрельдә кайбер районнарда яшен һәм секундына 20 метр тизлектә җил көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада урыны белән юеш кар, яңгыр явар дип фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, узган атнада чәршәмбе көнне Казанда һава температурасы рекордлы күрсәткечкә: +16,5ка кадәр күтәрелгән. Моңа кадәрге 2 апрель рекорды 1951 елда булган: +13,8 градус. 1 апрельдә дә Казанда һава температурасы рекорды теркәлгән: термометрның терекөмеш баганасы +15,9 градус күрсәткән. Моңа кадәр бу көн рекорды 1983 елда (+12,6 градус) булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез