Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, һөнәрчелек эшчәнлеген билгеләүнең федераль дәрәҗәдә норматив беркетелүе юк, шул ук вакытта ил субъектларының дәүләт хакимияте органнары һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген эшләргә һәм расларга хокуклы. Һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларына хезмәткәрләре саны биш кешедән артмаган кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр керәчәк.
“Һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру максатларында закон проекты һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм махсус салым режимын кулланучы физик затларны һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларына кертү тәртибен һәм һөнәрчелек эшчәнлеге субъектлары реестрын алып бару тәртибен раслау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен беркетә”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, һөнәрчеләрнең хезмәт продукциясен идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкалаудан азат итү мөмкинлеге каралган. Моңа бәйле рәвештә һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген раслау буенча республика Министрлар Кабинеты вәкаләте карала.
«Тәкъдим ителгән үзгәрешләр кече һәм урта эшмәкәрлекнең һөнәрчелек секторына ярдәм итү өчен хокукый нигез булдырырга, шулай ук Татарстан халыкларының мәдәни тәңгәллеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», – диде икътисад министры.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез