Татарстанда ял көннәренә һава торышы үзгәрәчәк

Киләсе яллар - 8-9 нчы октябрьдә, Татарстанда җылытачак. Явым-төшемнәр булмаячак дип фаразлый, Татарстан Гидрометеорология үзәге.

8 октябрь, шимбә, Татарстанның көнчыгышында бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр булачак. Синоптиклар әйтүенчә, көндез һава 10-15 градуска кадәр җылына.

Якшәмбе, 9 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем булмаячак. Һава температурасы төнлә +2дән +7 градуска кадәр, көндез +11дән +16 градуска кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре