Газетага язылу

Татарстанда яман шеш белән авыручылар 31процентка арткан

Соңгы алты елда Татарстанда яман шеш 31,1 процентка арткан һәм 100 мең кешегә 500 очрак тәшкил иткән «бусага»ны узып киткән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте, дип яза Татар-информ.

Аның сүзләренчә, халыкның уртача гомер озынлыгы артканда, профилактика программаларының нәтиҗәлелеге яман шеш авырулары күрсәткеченә йогынты ясый.

2025 елда республикада яман шешнең 20731 очрагы теркәлгән, бу, 2020 елгы күрсәткечтән 5843 очракка күбрәк. 2024 ел белән чагыштырганда, диспансеризация кысаларында үткәрелгән тикшерүләр буенча соңгы елда яман шеш структурасында үсеш 899 очракны тәшкил иткән. Колоректаль ракны – 246, тиредә яман шешнең – 226, сөт бизләрендә яман шешнең – 254, простата бизләрендә ракның 198 очрагы ачыкланган.

  • Искәртик, диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» иклүләм проекты буенча үткәрелә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре