Быел Татарстанда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. Дәүләт сатып алулары порталы мәгълүматларына караганда, республиканың берничә районында барлыгы 20 ФАП барлыкка киләчәк. Бу максатка 185 миллион сумнан артык акча юллана.
Яңа ФАПлар, аерым алганда, Әлки районы Югары Колчура, Биектау районы Өбрә һәм Бикнарат, Зәй районы Кәрәкәс авылларында, Лениногорск районы Мичурино бистәсендә, Питрәч районы Кибәк Иле, Теләче районы Балыклы, Әгерҗе районы Кырынды, Апас районы Әлмәндәр, Яшел Үзән районы Бишнә, Кукмара районы Әсән-Елга авылларында төзеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез