Татарстанда янә һава торышы бозыла. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, атна башында юеш кар, буран (500 метрга кадәр берни күренмәскә мөмкин) көтелә. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре.
Һава температурасы көндез –1...–13, төнлә –16...–21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Пәнҗешәмбе – 8 февральдән шимбәгә – 10 февральгә кадәр көндез термометрның терекөмеш баганасы –13...–16 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә –13...–18.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәрләрдә карның начар җыештырылуын әйтеп, килеп туган проблеманы кичекмәстән хәл итәргә һәм кар яуганда авылларда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырырга кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез