Көзен Татарстанда «Турбина» индустриаль-сәнәгать паркы эшли башлаячак. Ул Яшел Үзән районында урнашкан, дип сөйләде ТАССка ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Аның сүзләренчә, сәнәгать мәйданчыгын булдыру өчен 959 млн сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Биредә 276 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Индустриаль-сәнәгать паркы 16 гектар мәйданны били.
«Анда тугыз (потенциаль) резидент бар. Беренчедән, якорь резиденты – «Газ турбиналы җиһазлар заводы» АҖ («Амкор» ДК), ул октябрьдә рәсми рәвештә ачылачак», – дип ачыклык кертте агентлык җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез