Татарстанда «табарли» дип аталган яңа спорт төре барлыкка киләчәк. Билбау ярдәмендә башкарыла торган бу спорт көч, тизлек һәм тактиканы берләштерә.
«Табарли» спорт төренә нигез салучы булып, Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы, спортчы Айдар Шәймәрданов тора. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Тәбәрле авылыннан. Ләкин яңа спорт төренең атамасы туган авылы исеменнән килеп чыкмаган.
«2020 елда әтием Рәүфәт белән авылыбыз янындагы урманнан йөреп кайтырга булдык. Ул заманында аучылык оешмасында инспектор булып эшләде. Тарихны бик яхшы белә. Хәзерге көндә тарих буенча мәгълүмат ала торган иң ышанычлы чыганакларымның берсе дә ул. Шулай урман буйлап йөргәндә, бер бүлемгә килеп чыктык. Урман кисүчеләр баулар, тросслар ярдәмендә киселгән агачларны төяү өчен бәйли башладылар. Аларның баулар белән ясаган төрле хәрәкәтләре мине шушы спорт төрен уйлап табуга этәрде дә инде. Татарстан – спорт державасы, дип кычкырырга яратабыз. Ләкин үзебездә барлыкка килгән спорт юк иде, хәзер ул бар», – дип фикерләре белән уртаклашты Айдар.
«Табарли» сүзенең мәгънәсе бик бай. Фарсы теленнән алынган «табар» сүзе «балта» дигәнне, көнчыгыш телдән алынган «ли» сүзе «көч-куәт» дигәне аңлата. Туры тәрҗемә ясаганда әлеге спорт төрен «балта көче», ә балта белән эш итүчене «табар-дар» дип атарга булыр иде. Ләкин урманчыларның эш вакытында баулар белән дә эшләвен исәптә тотып, әлеге спорт төренең төп атрибуты итеп билбауны сайлау уңышлырак күренә Шәймәрдановларга. Моннан тыш, билбау көнкүрештә дә, гореф-гадәтләрдә дә, кием-салымнарда да киң кулланыла, шуңа күрә ул спортта да игътибарга лаек. Билбауның фәлсәфи нигезенә дә басым ясый авторлар, әлеге спорт төре ярдәмендә, күпчелек халыкларны дуслык билбаувы белән колачлый алачакбыз, дип өметләнәләр. «Көрәш белән шөгыльләнү өчен баланың 12 яшен көтәргә кирәк. Без менә шул бушлыкны тутырачакбыз һәм бала теләсә кайсы спорт өчен әзерлекле булачак. «Табарли» белән шөгыльләнү өчен яшь чикләре юк», – ди Айдар Шәймарданов.
«Табарли» спорт төре «Тартыш» (көндәшләр бер-берсен мәйдан чикләреннән тартып чыгарырга тиеш), «Этеш» (көндәшләр бер-берсен мәйданчыктан этеп чыгарырга тиеш), «Атыш» (көндәшләр бер-берсен күтәреп алып рөхсәт ителгән алым белән җиргә яисә келәмгә атарга тиеш) дигән юнәлешләрдән тора. Бу юнәлешләр буенча аерым ярышлар да уздырырга мөмкин. Бәйгеләрдә ир-атлар да, хатын кызлар да, балалар да катнаша ала. Яшь чикләве 2+ яшь.
Оештыру урыны берничә мәйданга бүленергә мөмкин.
- беренче мәйдан – 3 метр («Тартыш» и «Этеш» юнәлешләрен оештырганда кулланыла);
- икенче мәйдан – 7 метр («Атыш» юнәлешен оештырганда кулланыла).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез