Татарстанда поездларның “1086 км” тукталышы “Казанская” дип үзгәртелгән. Бу хакта “Татар-информ” “Содружество” компаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Пассажирлар соравы буенча быел 23 сентябрьдән яңа тукталыш пункты – “1086 км” гамәлгә кертелде”, – диелгән хәбәрдә.
Ул Әгерҗе станциясе белән “1083 км” тукталыш пункты арасында урнашкан. Анда “Кизнер – Ижевск”, “Вятские Поляны – Ижевск” һәм “Ижевск-Кизнер” электричкалары туктый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез