Россиянең Европа территориясендәге күпчелек өлеше, шул исәптән безнең республика антициклон йогынтысында калуын дәвам итә. Якындагы көннәрдә җылы, коры һава саклана. Әмма һава температурасы берникадәр төшәчәк. 30, 31 август һәм 1 сентябрьдә көндез һава температурасы +20...+25 градус чикләрендә тирбәләчәк. 30 августта төнлә +8...+13, 31 август һәм 1 сентябрьдә +6...+11 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 2-3 сентябрьдә дә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +4...+11 градус.
Җылы, явым-төшемсез көннәрнең озакка сузылуы сәбәпле, урманнарда янгын куркынычы арткан. Татарстанда 31 августтан 7 сентябрьгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән югары дәрәҗәдә (4 класс) янгын куркынычы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез