Соңгы биш елда Татарстанда янгыннарда 30 бала һәлак булган, 133се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Бу аянычлы саннарны матбугат очрашуында янгын күзәтчелеге буенча республика баш дәүләт инспекторы урынбасары Олег Маринин китерде.
Белгеч белдергәнчә, янгыннарның төп сәбәбе – электр җиһазларын һәм мичләрне урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, балалар шуклыгы, шулай ук шартлау.
 – Уртача алганда, янгыннарда елга 6 үсмер һәлак була һәм 36 сы җәрәхәтләнә, –диде Олег Маринин. – Агымдагы елда өч баланың гомере өзелде. 11 февральдә Питрәч районында алты кеше яшәгән йортта биш, сигез һәм унөч яшьлек балалар һәлак булды. Тагын биш баланың имгәнүе билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез