Газетага язылу

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак

Бүген, 29 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һәм салкынча һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар ява. 
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә. Урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга (Казанда - 17 метрга) кадәр җитә. 

Төнге -1..+3 градустан соң, +6..+11 градуска кадәр җылытачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре