Газетага язылу

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Якшәмбе көнне, 24 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар узачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Көндез тизләнеш секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус. Көндез 22-27 градус.

Казанда да алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метр җитәчәк. Башкалада көндез максималь температура 24-26 градус.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре