Ярты ел эчендә Татарстанда яшәү шартларын бозган 1518 чит ил кешесен өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Закон буенча, хәзер алар 5 ел эчендә Россиягә керә алмаячак, дип хәбәр ителә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсеннән.
Закон бозган мигрантлар башта Чаллыдагы Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелә. Билет алганнан соң, суд приставлары аларны Россия дәүләт чиге аша керү пунктына – аэропортка кадәр озата. Россия законнарын санга сукмаучыларны Таҗикстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Куба, Гаити, Конго, Мисыр, Камерун, Колумбия, Кения, Әфганстан, Перу, Алжир кебек илләргә кайтарып җибәргәннәр. Чагыштыру өчен: узган елның шушы ук чорында республикадан 569 мигрант куылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез