ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
«Татарстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 21 миллион сум саклыкка җыелган акчасын тапшырган. Кибераферистлар аның белән мессенджер аша элемтәгә кергән. Үзләрен Росфинмониторинг һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Мошенниклар аның Дәүләт хезмәтләре порталын ватуы һәм хәзер аның акчасын урларга тырышулары турында хәбәр иткән. Куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, бөтен акчаны алып, курьерга тапшырырга кирәк булган. Зур күләмдәге акча берничә көн тапшырылган. Счеттагы барлык акчалар беткәч, хатын-кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алган», - дип өстәде Рәдис Йосыпов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез