12 декабрьгә кадәр Россия Банкы сайтында яңа акчаның сурәтләре өчен онлайн- тавыш бирү үткәрелә. Татарстанда яшәүчеләр Идел буе федераль округына багышланган сурәтләрне сайлап алуда катнашырга мөмкин.
Тавыш бирү өчен булдырылган сәхифәдә округның төрле төбәкләреннән 25 объект исемлеге урнаштырылган. Җирле халык өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган күренекле урыннар бу. Алар арасында – Казан федераль университеты, Игенче сарае һәм “Казан” гаилә үзәге.
 Фәкать бер корылма өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирүне реаль вакыт режимында күзәтергә була.
 Россия Банкы һәм Гознак рәссамнары акча макетын эшләүдә иң күп тавыш җыйган объектлар сурәтләреннән файдаланачак. Акча бизәлешен Россия Банкының Директорлар советы раслаячак.
 Тавыш бирү өчен сылтама.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез