Татарстанда яшәүчеләр даруга акчаны башкаларга караганда кимрәк тота

Татарстанда яшәүчеләр гыйнвар аенда Идел буе федераль округының барлык төбәкләре арасында диярлек дарулар сатып алуга иң аз акча тоткан. “Татар-информ” “Alpharm” аналитик агентлыгы мәгълүматларына таянып язганча, бу айда бер кешегә дару сатып алуга уртача 727 сум киткән. Бары тик Пермь краенда гына әлеге чыгым 13 сумга кимрәк булып чыккан. Хәер, дару чыгымы федераль округның барлык субъектларында да узган елдагы күрсәткечтән арткан.

Республикада дару юнәтүгә киткән акча 2023 елның гыйнвары белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк булган. “Alpharm” мәгълүматларына караганда, илдә сатылган барлык медикаментларның 2,2 проценты Татарстанга туры килә. Новосибирск, Самара яки Түбән Новгород өлкәләрендә дә – шул ук хәл.
Әмма, белгечләр әйтүенчә, дару чыгымнарын тагын да киметергә мөмкин. Алар моның өчен интернет-аптекалардагы бәяләр белән ныграк кызыксынырга киңәш итә.
Әйтик, “Здравсити” онлайн-сатулар департаменты директоры Илья Николаев әйтүенчә, кулланучы, өеннән чыкмыйча гына интернет аша бәяләрне чагыштырырга, үзенә кирәкле даруның булу-булмавын белешергә, акцияләрне күзәтеп барырга, якындагы даруханәгә үзенә кирәкле даруга заказ бирергә мөмкин.
Шул ук вакытта онлайн-аптекалар акчаны янга калдыруның төрле ысулларын да тәкъдим итә. Әйтик, препаратның яраклылык вакыты 6 айдан кимрәк калса, аны арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре