Татарстанда яшәүчеләр Мәскәүдә Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирә алачак

14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында 2845 нче экстерриториаль сайлау участогы эшләячәк. Рәисне сайлауда Татарстанда даими теркәлеп яшәүчеләр “Мобиль сайлаучы” механизмыннан файдаланып та тавыш бирә алачак.

“Тавыш бирү көнендә республикадан читтә булып та сайлау хокукын гамәлгә ашырырга теләүчеләрнең һәммәсенә сайлауда катнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырабыз”, – ди бу җәһәттән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Участок түбәндәге адрес буенча урнашкан: Мәскәү, 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15, 1нче корылма. Ул сайлау көнендә башкалада булган татарстанлылар өчен булдырылган. Студентлар, эшләүчеләр, гомумән, вакытлыча Мәскәүгә килүчеләр өчен бик уңайлы булачак ул.

Мәскәүдә булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертелү өчен алдан ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша, теләсә кайсы күпфункцияле үзәк аша яки территориаль сайлау комиссиясенә 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр, яисә теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә – 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр гариза тапшырырга кирәк.
14 сентябрьдә – Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, республика Рәисен, 7,5 меңнән артыграк муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауга кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре