Татарстанда яшәүчеләр, Республика көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү акциясе кысасында күпбалалы гаиләләргә ташламалар, бөлгенлекне рәсмиләштерү тәртибе, хезмәткә хокукларны саклау, пенсия, медицина һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча сораулар биреп булачак. Шулай ук башкару производствосы, башка хокукый мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлеге ачылачак.
 Халыкны федераль һәм республика башкарма хакимиятенең территориаль органнары, прокуратура, Дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариуслар кабул итәчәк.
Акциядә СВО ветераннары һәм хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары аерым игътибар үзәгенә алына. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ватанны саклаучылар илебезнең киләчәге өчен үзләре өстенә җаваплылык алды һәм шуңа күрә алар төрле яклап ярдәмгә лаек, дип кат-кат әйтә килә.
Акция 21 августта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә «Добрая Казань» үзәгендә үткәрелә. Алдан язылып кую таләп ителми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез