Сәбәбе – Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге фаҗига. Анда бер малай тротуарда аунап яткан 10 сумлык акчаны кулына алып, бармакларын өздергән. Акча астында кулдан ясалган шартлаткыч булган.
Шуны истә тотып, Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе халыкны уяу булырга һәм иминлек чараларын үтәргә чакырган.
Катгый төстә тыела:
* шикле әйберләргә орыну, аларны күчерү яки ачу;
* шикле әйбер тирәсендә мобиль телефоннан файдалану;
* шикле әйбер янына балаларны һәм башкаларны җибәрү.
Киңәш ителә:
* кичекмәстән читкәрәк китү;
* шикле әйбер табу турында 112 номерын җыеп шалтырату;
* белгечләрнең килүен көтү.
Хәтәр әйберләр җәмәгать урыннарында – транспортта, подъезд, ишегалды, сәүдә үзәкләре, балалар мәйданчыклары һәм мәктәпләр тирәсендә табылырга мөмкин.
Ашыгыч хезмәтләр балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү зарурилыгын искәртә. Аларга урамда табылган уенчык, телефон, сумка яки акчага кагылырга ярамавын, шикле әйбергә тап булганда, кичекмәстән әти-әниләренә хәбәр итәргә яки 112 номерын җыеп шалтыратырга икәнен аңлатырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез