Татарстанда, бик көчле җил көтелү сәбәпле, иртәгә кадәр кисәтү игълан ителде. Җил тизлеге секундына 24 метрга җитәргә мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта кисәтү урнаштырылган.
Шулай итеп, 14-15 майда республикада көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз көтелә. Моннан тыш Татарстанда һәм Казанда секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
МЧС республикада яшәүчеләргә реклама такталарына, юл билгеләренә якын килмәскә, шулай ук автомобильләрне агачлар тирәсенә, электр чыбыклары астына куймаска тәкъдим итә.
Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, Татарстанда һава аномалияләре көтелми. Тәүлеклек уртача температура норма чикләрендә (+13,6 градус) булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез