Премия волонтерларны, коммерциясез сектор вәкилләрен, социаль әһәмиятле проектлар, башлангычларны хуплаучы бизнес һәм хакимият органнарын берләштерә. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылучы проект иҗтимагый файдалы башлангычларны хуплауга, үзара ярдәм культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Узган елда Россиянең төрле почмакларыннан волонтерлар аңа 52 383 заявка тапшырган.
Татарстанда яшәүчеләр, ихтыярилык, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, гаиләләргә ярдәм итү, экология, инклюзия, тарихи хәтерне саклау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өлкәсендә проектлар тәкъдим итеп, җиңү яулый яки финалга чыга. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Татарстанда волонтерлык бүген көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнгән. Республикада яшәүчеләр гуманитар миссияләрдә катнаша, социаль проектларны гамәлгә ашыра, гаиләләргә, ветераннар, балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.
Премия файдалы башлангычлар турында сөйләп, федераль үзәктән ярдәм алу мөмкинлеге бирәчәк. Волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм аңа теләктәшлек итү “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты бурычларына керә. Быел заявканы берничә категориядә тапшырырга мөмкин:
– “Личность” – волонтерлар, остазлар һәм җәмәгать башлангычлары лидерлары өчен;
– “НКО и проекты” – коммерциясез оешмалар һәм социаль проектлар өчен;
– “Компании” – корпоратив социаль җаваплылык программасын гамәлгә ашыручы бизнес өчен;
– “Территория” – муниципаль берәмлекләр һәм төбәкләр практикалары өчен;
– ихтыярилыкка, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, кешеләргә ярдәм итүгә һәм гражданлык башлангычларын үстерүгә багышланган махсус номинацияләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез