Татарстанда яшәүчеләрне октябрьдә алты көнлек эш атнасы көтә

Октябрь азагында алты көнлек эш атнасы көтелә. 1 ноябрь – шимбә ялын дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерүгә бәйле бу.

Россиядә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Эш көне булмаган бәйрәм көне ул. Шул сәбәпле, халыкка рәттән өч көн ял итү мөмкинлеге тудыру өчен, 1 ноябрь шимбә ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә.

Исегезгә төшерәбез: быел республикада атнасына 5 көн эшләүчеләр өчен 245 эш көне һәм 120 ял көне каралган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре