Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрне телевизорның начар күрсәтәчәге турында кисәттеләр

Республикада 27 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр телевизор экраннарында кыска вакытлы кимчелекләр пәйда булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстандагы филиалы мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, телевидение сигналының җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән 12.42 сәгатькәчә начар эшләве ихтимал. Мондый хәл бер тәүлек эчендә берничә секундтан 5 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Сәбәбе – сигналның кояш нурлары астында калып «югалуы».

Эш шунда: телевизион сигнал геостационар орбиталардагы элемтә спутниклары аша таратыла. Көзен – кояш Төньяк ярымшардан Көньяк ярымшарга авышып барган бер мәлдә, кояш тәүлегенә берничә минутка иярчен артында кала һәм җирдәге сигналны кабул итү станциясе белән бер сызыкка «баса». Нәтиҗәдә кояшның бик көчле электромагнит нурланышы спутник сигналларын көчсезләндерә. Шуннан, җир үз күчәре тирәли әйләнүе сәбәпле, аппарат кояш йогынтысыннан «китә» һәм телевизор янә әйбәт күрсәтү башлый.

Белгечләр әйтүенчә, экрандагы сурәтләр «катып китсә» яки «таркалса», телевизор яисә приставканы 1 минутка сүндереп торырга кирәк. Бу да ярдәм итмәсә, менюга кереп, «автопоиск каналов»ка басарга.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре